Кама ягы
  • Рус Тат
  • "Кама диңгезе" регатасы яңгыр һәм дулкыннар шавы астында ябылды

    Узган якшәмбедә Куйбышев сусаклагычы киңлекләрендә старт алган "Кама диңгезе" җилкәнле спорт буенча Бөтенроссия ачык ярышлары төгәлләнде. Йөзләрчә лаешлы һәм шәһәр кунаклары дулкынландыргыч тамаша шаһитлары булды.

    Шул уңайдан пляж тирәсендә су ярышларына нәтиҗә ясадылар һәм иң яхшы яхтсменнарны бү-ләкләделәр. Ярышлар узган дүрт көндә барлыгы 35 медаль уйнатылды. Яшь спортчылар да сынатмады. Тантана гаепчеләре фикере буенча, соңгы көннәрнең бар вакыйгалары алар хәтерендә озакка калыр. Алар өчен мондый масштаблы ярышлар үткәрелмәгән. Татарстанда, Казан янында үз диңгезебез барлыгы һәм аны һәр яхтсменның буйсындырырга хыяллануы турында күпләр белмәгән дә.

    Бүләкләү тантанасында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР җилкәнле спорт федерациясе рәисе Юрий Бродниковский катнашты. Яуланган бүләкләрне тапшырганда алар һәр призерны шәхсән котладылар. Оештыручылар планнарына яңгыр комачау итсә дә, су стихиясенә күнеккән яхтсменнарны бу куркытмады һәм кәефләрен бозмады. Регатада катнашучыларның судан курыкмавын М.Афанасьев та үз чыгышында билгеләп үтте. Аларның куелган максатларына ирешүдә үҗәтлекләрен билгеләп ул үсмерләргә киләчәктә укуда һәм спортта уңышлар теләде. Алар шөгыльләнүче җилкәнле спорт төренең киләчәге яхшы һәм Лаеш районы үз су киңлекләрендә ярышларда катнашучыларны иң югары дәрәҗәдә бер генә кабул итмәс дигән өмет белдерде. Район җитәкчелеге һәм хезмәтләренең беренче ярышларны үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен җилкәнле спорт федерациясе район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт хаты тапшырды.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: