Кама ягы
  • Рус Тат
  • Спорт яңалыклары

    Яңа, 2017 елда беренче старт Лаешның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә авыр атлетика белән шөгыльләнүче Константин Миронов өчен уңышлы булды. Ул Бөгелмәдә ТР укучыларының XI Спартакиадасы исәбенә авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә иң яхшы нәтиҗәгә иреште. 2017 елның 12-15 гыйнварында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә,...

    Яңа, 2017 елда беренче старт Лаешның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә авыр атлетика белән шөгыльләнүче Константин Миронов өчен уңышлы булды.

    Ул Бөгелмәдә ТР укучыларының XI Спартакиадасы исәбенә авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә иң яхшы нәтиҗәгә иреште.

    2017 елның 12-15 гыйнварында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Зәй, Лаеш һәм республиканың башка районнарыннан 140 тан артык спортчы иң көчле авыр атлет булып саналу хокукына дәгъва итте.

    Әмма 77 кг авырлык категориясендә Константин Мироновка тиңнәр булмады. Ул бик шәп чыгыш ясады һәм 1 урынны яулады.

    Константин чираттагы мәртәбә 17 яшькә кадәрге үсмерләр арасында Россия беренчелегенә путевкага ия булды. Ул 1 февральдән 6 сына кадәр Яшел Үзән шәһәрендә үтәчәк.

    Спортчының тренеры - 5 тапкыр РФ чемпионы, 7 тапкыр Россия призеры Вугар Алиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: