Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Җиңү теләге көчле булды

Җомга көнне күк йөзен каплаган болытлар, сибәләп торган яңгыр актив ял итүгә өстенлек бирүчеләргә Физкультурачылар көненә багышланган ярышлар үткәрүгә комачау итмәде. Өстәвенә, мондый һава торышы спорт бәйрәме кәефен күтәрде генә, ә катнашучылар онытылмас тәэсирләр алдылар. Бизәлгән басма, һава шарлары, мәйданчыклардагы билгеләр - боларның барысы яңгыр астында шәлперәеп калган. Барысы, әмма...

Ярышларга 13 авыл җирлеге һәм 11 оешма командалары килгән. Бердәм форма кигән командалар әллә каян аерылып торалар: социаль яклау бүлеге, Комплекс-52, "Липки" лагере, МЧС. Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре командасы формадан тыш матур баннер белән дә аерылды. Балалар йорты, үзәк район хастаханәсе, социаль яклау һәм МЧС командалары составы зур иде. Бәйрәмне ачканда яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Андрей Карсалов, быелгы Физкультурачылар көненең Лондондагы Олимпиадага туры килүен билгеләп үтте һәм барысына уңышлар теләде.

"Әти, әни һәм мин- спорт гаиләсе" конкурсында социаль яклау, үзәк район хастаханәсе, балалар йорты, Комплекс-52, МЧС, райгазның иң спорт сөюче гаиләләре катнашты. Социаль яклау бүлеге командасына тиңнәр булмады һәм алар беренче урынга чыктылар. Әти-әниләр һәм балалар туплар һәм боҗралар белән йөгергәндә кече спорт залда ярышлар кызганнан кыза барды. Армрестлинг буенча финал аеруча киеренке булды, хәл иткеч очрашуда районның иң көчле кешеләре очрашты. Ярышларның бу төрендә Илназ Шәйхиев (Имәнкискә) күпләрне сокландырды, ә бит егет беренче мәртәбә көч сынашты. Олы Кабан мәктәбе физкультура укытучысы Константин Макаров спортта яңа кеше түгел. Җиңел атлетика, чаңгы - бу төрләрне ул аеруча үз итә. Монда ул тәрбияләнүчеләре кебек беренче.

Аркан тартуда җанатарлар үз командаларына кычкырып көч бирде. Үзәк хастаханә спортчылары стритбол уены бетүгә ярыша башладылар. Ярышларда дежур торган ашыгыч ярдәм фельдшеры үз урынында кала алмады, ярдәмгә килде. Һәм үзәк хастаханәнең хатын-кызлар командасы җиңде!

Йөз метрга һәм су белән тулы чиләкләр белән йөгерүче спортчыларга шартлар җиңел булмады. Көянтә чиләкләр белән йөгерүчеләрне җанатарлар үз итте.

Авыл җирлекләре арасында яхшы күрсәткечләргә ирешкән Чирпы спортчыларына тиңнәр булмады: өч беренче һәм бер икенче урын. Алардан соң Олы Кабан һәм Кече Елга АҖ командалары. Оешмалар арасында балалар йорты командасы беренче урынны алды. МЧС спортчыларыннан бик азга гына калышып хастаханә командасы өченче урынга чыкты.

Үткән ярышларга йомгак ясап "эшлекле дүшәмбе"дә Михаил Афанасьев аларда кешеләрнең күп катнашуын билгеләп үтте. "Һава шартларын исәпкә алып Физкультурачылар көне начар үтмәде. Киләчәктә ярышларга яңалыклар кертү, балаларны күбрәк җәлеп итү кирәк," - дип киңәш итте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник ЛТЭТ

2
X