Кама ягы
  • Рус Тат
  • Спортның йөзү төре популярлаша

    Лаешның "Кама" спорт комплексы йөзү бассейнында үткән җомгада йөзү буенча чираттагы ярышлар булды. Көч сынашуда Лаеш, Чистай, Казан, Алексеевски командалары катнашты. Тамашачылар арасында ата-аналар һәм йөзүчеләрнең дуслары бар иде.

    100 метрлы дистанциядә 19 йөзү булды. 9 яшьтән 12 гә кадәр 40 мәктәп укучысы беренчелек өчен көрәште. Баттерфляй, брасс, ирекле стиль, комплекс, ике эстафета - бу көндәшләр үткән дистанцияләрнең тулы булмаган исемлеге. Ольга Ватагина һәм Юлия Ржавина (Лаешның 2 нче мәктәбе), Карина Гыйззәтуллина (1 нче гимназия) алга чыкты. Унике яшьлек кызлар Наталья Маслова (1 нче гимназия) һәм Диана Прахова (Лаешның 2 нче мәктәбе) осталыгын билгеләп үтәсе килә, алар 400 метрлы дистанцияне ирекле стиль белән йөзүдә өченче өлкәннәр разрядын үтәделәр.

    Егетләребез дә сынатмады. Мәсәлән, унбер яшьлек йөзүчеләр Әмир Халитов (Пәрәү), Лаешның икенче мәктәбеннән Нияз Галиев һәм Никита Туганов үз яшь төркемнәрендә призлы урыннар алдылар.

    Исегезгә төшерәбез, ярышларның инициаторы - "Кама" спорт комплексында 2012 елдан эшләүче Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Рәис Садыйков. Шушы вакыт эчендә анда тәрбияләнүчеләрнең 10 сы беренче үсмерләр, ә икесе - өченче өлкәннәр разряды алды. Ярышларда алар үз күрсәткечләрен расладылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: