Безгә мондый спорт бик кирәк

"Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексының йөзү бассейнында үткән шимбәдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме булды.
Лаештан, Каипы, Пәрәү, Сокурыдан бу бәйрәм көнендә 50дән артык кеше стартка чыкты һәм пассив ялга караганда җиңүгә омтылу, яхшы кәефне өстен итте. Оештыручылар сүзләренчә, ярышларда спорт әзерлеге дәрәҗәсенә һәм яшькә бәйсез төстә теләге булган һәр кеше катнаша алды. Спорт мәктәбе укучылары иң активлар булды. Моны йөзү нәтиҗәләре дә раслады. 50 метрлы арада ирекле стиль белән һәм аркада йөзүдә Юля Ватагина, Наташа Маслова, Әмир Халитов һәм Адел Галимов үз яшь төркемнәрендә беренче урынны алдылар. Аларның иң яше, Аделгә 7 яшь. Ул әти-әнисен су юлында беренче уңышлары белән сөендерде. Яшь йөзүче турнирда җиңүне әтисе Камил Галимов белән бүлеште, ул улын яшьтән үк спортка тарта. Дөрес, йөзүчеләр ярышында өлкән Галимов үз төркемендә өченче урынны гына алды. Ә икенче яшь җиңүче - Әмир Халитов Пәрәүдән. Аның өчен бабасы җан атты: ул расписание буенча оныгын күнегүләргә йөртә.
Ветеран-йөзүчеләр арасында Сокурыдан җирле ветераннар советы рәисе Анна Колесниковага, күп спорт ярышларында актив катнашучы Лидия Грабалинага, Каипыдан педагогия хезмәте ветераннары ирле-хатынлы Макаровларга тиңнәр булмады. Йөз метрга йөзүдә хатын-кызлар арасында Валентина Грачева, ир-егетләр арасында күп төр диңгез спорты буенча спорт мастеры Илдар Баталов беренче булды.
Спорт бәйрәме җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү белән тәмамланды. Аларга медальләр, мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Ярышучыларга көч бирергә район башлыгы Михаил Афанасьев та килде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июль 2022 - 12:588 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык яңа түләүләр Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән гамәлгә керә. Әлеге ярдәмне алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы яисә күпфункцияле үзәк аша ата-ана (законлы вәкил) гариза юлларга тиеш. Барлык кирәкле мәгълүматны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан ук эшли башлаячак.2500
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2700
-
30 июнь 2022 - 09:07”Экояз 2022” бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар Татарстан Республикасында экологик ике айлык кысаларында “Экояз” акциясе үтте. Ул ике этапта булды – район һәм республика.33400
-
29 июнь 2022 - 14:41Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдеру өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.67000
-
29 июнь 2022 - 11:02Фотоконкурс старт алды “Камская новь” газетасы сайтында “Көпчәкле җәй” интернет-конкурсына фоторәсемнәр кабул итү башланды.38000
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.4400
-
28 июнь 2022 - 10:46«Электрон хезмәт кенәгәсе» жиңү яулады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Халыкара социаль тәэмин итү оешмасы (МАСО) Россия Пенсия фондын «Электрон хезмәт кенәгәсе» проекты өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы май башында социаль өлкәдә алдынгы тәҗрибәләр халыкара конкурсы кысаларында узды.85000
-
28 июнь 2022 - 09:46Китапханәдә яхшы укучыларны бүләкләделәр Лаеш шәһәре үзәк китапханәсенең 135 еллыгы алдыннан иң актив китап укучылар өчен әдәби гыйбадәтханә хезмәткәрләре “Китап һәм уку бәйрәме” үткәрделәр.20800
-
13 май 2022 - 16:43Бессмертный полк в Лаишево 9 мая 2022 года
-
1 июль 2022 - 11:23Укуны тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдыларМатур итеп киенгән элекке унберенче сыйныф укучыларына һәм аларның укытучыларына Лаешта Державин мәйданында Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.34600
-
1 июль 2022 - 11:23Укуны тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар Матур итеп киенгән элекке унберенче сыйныф укучыларына һәм аларның укытучыларына Лаешта Державин мәйданында Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.34600
-
30 июнь 2022 - 09:07”Экояз 2022” бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар Татарстан Республикасында экологик ике айлык кысаларында “Экояз” акциясе үтте. Ул ике этапта булды – район һәм республика.33400
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2700
-
3 июль 2022 - 12:588 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык яңа түләүләр Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән гамәлгә керә. Әлеге ярдәмне алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы яисә күпфункцияле үзәк аша ата-ана (законлы вәкил) гариза юлларга тиеш. Барлык кирәкле мәгълүматны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан ук эшли башлаячак.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика