Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

ТКХ кубогы тагын Лаешта калды

Бу көннәрдә балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт комплексында районның ишегалды командалары арасында ТКХ кубогына мини-футбол буенча турнир җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы җанатарларның алкышлары астында үтте. Призлы урыннар өчен өч комплект бүләк бүлешүче спортчылар футбол кырында беренче тапкыр гына очрашмыйлар инде. Алар Җиңү, Яшь Гвардия кубокларына турнирларда уйнадылар. ТКХ...

Бу көннәрдә балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт комплексында районның ишегалды командалары арасында ТКХ кубогына мини-футбол буенча турнир җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы җанатарларның алкышлары астында үтте.

Призлы урыннар өчен өч комплект бүләк бүлешүче спортчылар футбол кырында беренче тапкыр гына очрашмыйлар инде. Алар Җиңү, Яшь Гвардия кубокларына турнирларда уйнадылар. ТКХ кубогына турнирда җиңүгә хокукын икенче ел дәгъвалыйлар. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә кубокны икенче тапкыр "Самосвал" командасы яулады.

Лаеш җыелма командасына йомгаклау финал уеннарында җиңүгә хокукны үз якташлары белән ярышларда дәгъваларга туры килде. Турнирда катнашкан ун командадан өч финалист район үзәге данын яклады. Ә икенче урын алган МЧС командасы үз оешмасын да лаеклы тәкъдим итте. Мактау пьедесталының өченче баскычына беренче тапкыр "Глобал" җыелма командасы күтәрелде.

-Бу ярышта җиңүчеләр бар, әмма җиңелүчеләр юк, - дип ассызыклады үзенең спортчыларны сәламләвендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов. - Ишегалды спортын яклаучы һәм ярышларда катнашучы һәркем хөрмәткә лаек. Алар барлык яшьләргә сәламәт яшәү рәвеше үрнәген күрсәтә. Ә бу зур нәрсә.

Әлеге турнир иганәчеләренә - торак-коммуналь тармак предприятиеләре һәм оешмаларына спортчыларны яклаган өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Икенче ел рәттән алар ярышлар үткәрүгә акча бүлеп бирәләр.

Турнир күрсәткәнчә, авылда ишегалды спорты торган саен популярлаша бара. ТКХ кубогына ярышларда авыл җирлекләреннән биш команда чыгыш ясады. Нармонка, Пәрәү, Имәнкискә ишегалды футболы командаларының перспективалары начар түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево спорт