Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Сукырлар футболы үсәчәк

Лаеш спорт комплексында үткән шимбәдә дөм сукырлар футболы буенча Татарстан чемпионаты булды.

"Күрмичә уйнау, дәшми генә "җанату"-беренче карашка гади генә күренгән бу таләпләрне саклау җиңелләрдән түгел. Уенчылар арасында күрүчеләр дә шактый иде, шуңа күрә уен кырына алар күзләрен кара бәйләвечләр белән бәйләп чыктылар. Тавыш буенча тупның кайда булуын ишетү, типкәндә аңа эләгү, капкага кертү-катлаулы эш. Җанатарлар да эмоцияләрен һәрчак тыеп тора алмый. Тукай, Мамадыш, Лаеш, Баулы, Алексеевск, Әлмәт районнарыннан, Казан, Түбән Кама һәм Алабугадан төрле яшьтәге спортчыларны эченә алган командалар үзара киеренке көрәштеләр.

ТР инвалидлар спорт җәмгыяте федерациясе рәисе Фәридә Сафиуллина ярышларны ачып, дөм сукырлар футболы буенча чемпионатның республика дәрәҗәсендә беренче тапкыр үткәрелүен билгеләп үтте. Мөгаен, шуңа күрә Лаешка килгән спортчыларның бер өлеше ышанычсыз уйнады: спортның бу җитди төрен бер көндә үзләштерү мөмкин дә түгел. Әмма оештыручылар алдында көчлеләрне ачыклау гына түгел, ә бәлки спортның бу төрен пропагандалау бурычы торды. Кунаклар фикере буенча хөкем итсәк, алар моны эшләделәр. Команда вә-килләре чемпионат турында менә ниләр сөйли. Тукай районы: "Без махсус интернатның 6 сыйныфында укыйбыз. Республика дәрәҗәсендә беренче тапкыр чыгыш ясыйбыз. Уен ошады". Әлмәт: "Безнең өчен бу танышу туры. Голбол уйныйбыз, ә менә мондый футболны беренче тапкыр". Түбән Кама: "Без мондый футболдан ерак. Күз алдына китерә алмыйм, ничек инде күзлек киеп туп тибәргә". Мамадыш: "Беренче тапкыр уйнадык, хәтта кагыйдәләрне дә белмәдек. Әмма бик тә ошады. Үзебездә спортның бу төрен үстерәчәкбез".

Ә ул арада кырда уен кыза. Чемпионатта Лаеш футболчылары алда барды, финалда казанлыларны 1:0 исәбе белән җиңделәр. Алабугалылар да шундый ук исәп белән Әлмәт спортчыларын җиңделәр һәм өченче урынга чыктылар. Иң яхшы уенчылар билгеләнде. Иң яхшы һөҗүмче -Антон Агафонов, сакчы-Дмитрий Абрамов (икесе дә Лаештан). Көндәшләре капкасына алты туп керткән иң уңышлы бомбардир-Татарстан җыелма командасы капитаны Динар Хисамов (Казан). Республика командасы баш тренеры Рамил Каюмов сүзләре буенча, җыелма команда Әлмәт егете һөҗүмче Александр Казаев кебек яңа уенчылар белән тулылана.

ТР спорт җәмгыяте федерациясе беренче республика чемпионатында катнашучыларның барысын бүләкләде: барлык командаларга һәркайсы 8 мең сум торган голбол туплары тапшырдылар.

Лаеш кунаклары матчны оештыру һәм кабул итүдән канәгать. Каршы алучы якның ачык йөзе-яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык бүлеге, спорт мәктәбе, махсус интернат-мәктәп, кыйммәтле бүләкләр һәм, иң мөһиме, аралашу яхшы тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чемпионат спорт голбол