АТАБАЙ ТУРИСТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ӨЧЛЕКТӘ
Атабай урта мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Радик Гарифуллин) Татарстан укучылары арасында үткән 58 нче республика туристлар слетында җәяүле туризм буенча өченче урынны алдылар.
Ярышлар Казанның "Заречье" балалар сәламәтләндерү лагеры базасында үтте. Спорт туризмының биш техник төре һәм конкурс программасы туристлардан билгеле белемнәр һәм күнекмәләр генә түгел, гомумкоманда берлеге дә таләп итте. Балалар өйләренә дипломнар, грамоталар, медальләр һәм яхшы кәеф белән кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев