Кама ягы
  • Рус Тат
  • Ветераннарга Спартакиадада катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр

    Бөек Җиңүнең 68 еллыгына һәм Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 кә багышланган "Өченче яшь" өченче республика Спартакиадасында катнашкан тугыз кешене уңышлы чыгыш ясаулары уңаеннан хөрмәтләү өчен "Кама" спорт комплексына чакырдылар.

    Үз яшьләренә карамастан, Лаешның хезмәт ветераннары райондагы җәмәгать чараларында актив катнашалар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар һәм аны пропагандалыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр. Күптән түгел Казанда үткән соңгы Спартакиадада алар югары нәти-җәләргә ирешмәсәләр дә, аларның спорт ярышларында катнашуы эзсез калмады. Лаешлылар өстәл теннисы, җиңел атлетика эстафетасы, дартс кебек спорт төрләрендә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Шәһәребездә үткән елда бассейн ачылгач күп кенә пенсионерлар йөзү белән уңышлы шөгыльләнә башладылар. Бүген дә су юлында яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

    Ветераннарны хөр-мәтләүдә районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов, "Пенсионерлар берлеге" җәмәгать оешмасы рәисе Лидия Грабалина һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык бүлеге вәкилләре катнашты. Спартакиадада катнашкан һәр кешегә районның җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен рәхмәт йө-зеннән дипломнар һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге бүләкләре тапшырылды. Ветераннар очрашу бәй-рәм чәе белән тәмамланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: