Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаешлылар казанлыларга каршы: хуҗалар җиңде

Ноябрь урталарында "Кама" спорт комплексының су юлларында Лаешның комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм Казан кунаклары - "Ак Бүре" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр көч сынашты. Матч очрашуында 8 яшьтән 11 яшькәчә барлыгы 50 дән артык спортчы катнашты.

-Безнең спорт-сәламәтләндерү комплексында мондый дәрәҗәдәге ярышлар үткә-релгәне юк иде әле, - дип аңлатма бирә директор урынбасары Светлана Моденова. - Шуңа күрә оештыручылар да, катнашучылар да, аларның әти-әниләре дә дулкынланды. Әмма бу, ахыр чиктә, очрашуны планлаштырылганча - төгәл һәм оешкан төстә үткәрергә комачауламады. Өстәвенә кызык һәм эмоциональ килеп чыкты.

Финал өлешенә - бүләкләү тантанасына барып җитәр өчен яшь спортчыларга өч сәгатьтән артык вакыт кирәк булды. Балаларның күбесенә үзләренең спорт әзерлеген ярышларның бар этабында күрсәтергә туры килде. Дистанцияне "ирекле стиль", "аркада", "брасс", "баттерфляй" белән үтү, эстафетада катнашу яшь йөзүчеләр өчен чып-чын сынау булды. Аларга әле мондый имтихан тапшырырга туры килмәгән. Башка сүзләр белән әйткәндә, һәр катнашучыга ел ярым шөгыльләнүләренә хисап тотарга туры килде. Йөзү секциясенә балалар нәкъ шулкадәр вакыт йөриләр. Башка ярышлардагы кебек үк йөзү юлларында да иң көчлеләр яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Гомумкоманда исәбендә лаешлы спортчылар җиңүгә иреште. Уртак уңышка Диана Прахова, Наташа Маслова, Юля Ватагина, Юля Ржавина, Карина Гыйззәтуллина, Адел Галимов, Әмир Хәлитов һәм башка күпләр үз өлешләрен кертте. "Алтын" медальләр саны буенча Лаешның 2 нче мәктәбе укучысы Диана Прахова рекорд куйды. Конкурсның дүрт этабында ул финишка беренче булып килде. Яшь спортчы өчен җан аткан төркем турында да әйтми булмый. Дианага көч бирергә сыйныф җитәкчеләре Светлана Пермякова белән аның бар сыйныфташлары килгән. Бу уңайдан укучылар плакатлар әзерләгәннәр, аны яклау сүзләре кычкырдылар.

-Без Дианага бик ышанабыз! Аңа уңыш телибез! - диде "Диана,син булдырасың!" дип язылган плакат тоткан малайлар төркеме.

Әлеге ярышлар нәтиҗәләре буенча анда катнашкан икенче спортчының - Лаештан 12 яшьлек Наталья Маслованың да медальләр коллекциясе тулыланды.

-Мин тренерым ышанычын аклый алганым өчен дә, бүген лаеклы чыгыш ясаган һәркем өчен дә шат, - ди спортчы.

Бу көнне барлыгы 44 комплект уйнатылды. Бүләкләү тантанасын Россия спорт мастерлары, дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары Игорь Сосновский, Адик Кәримов, Иван Волков һәм Елена Сәгъдиева үткәрде. Алар барысы да тренер Рәис Садыйковта тәрбияләнгәннәр, ул хәзер Лаеш һәм Пәрәү балалары белән шөгыльләнә.

Җиңүчеләр һәм призерларны котлап, мактаулы кунаклар аларга спорт осталыкларын камилләштерүләрен, ихтыяр көче һәм характерларын чыныктыруларын, яңа җиңүләргә омтылуларын теләделәр. Алар мондый очрашулар кирәк дип саныйлар. Казанлы һәм Лаешлы яшь спортчыларның чираттагы очрашуы Казанда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соревнования плавание СОК "Кама"