Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Яңа ел стартлары

"Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Яңа ел стартлары" - йөзү буенча ярыш булды. Су юлларына өч яшь төркемендә 40 тан артык йөзүче чыкты. Спортчыларның остазлары - тренерлар Анатолий Каменецкий һәм Евгения Гельм. Программа ирекле стиль белән 25 һәм 50 метрлы дистанцияләрне үз эченә алды. Су юлларына беренче булып җиде яшьлек кызлар чыкты....

"Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Яңа ел стартлары" - йөзү буенча ярыш булды.

Су юлларына өч яшь төркемендә 40 тан артык йөзүче чыкты. Спортчыларның остазлары - тренерлар Анатолий Каменецкий һәм Евгения Гельм.

Программа ирекле стиль белән 25 һәм 50 метрлы дистанцияләрне үз эченә алды. Су юлларына беренче булып җиде яшьлек кызлар чыкты. Алар ирекле стиль белән 25 метр дистанциясендә чыгыш ясадылар. Ситдыйкова Илзирә, Фәттахова Милана, Коровина Вера иң яхшылары булды. Малайлардан Ильин Никита, Башкиров Петр, Сидоров Марк яхшы күрсәткечкә иреште.

8-9 яшьлекләр арасында барысыннан да тизрәк булырга кызлар арасында Зиновьева Полина, Лаврентьева Кира, Филатова Люба омтылды, ә малайлар арасында - Коробейников Максим, Бәдретдинов Ранил, Галиәскаров Ясон һәм Новиков Артем. Өлкән яшь төркемендә ирекле стильдә 50 метрга йөзүдә кызлар арасында иң яхшылары Низамова Алинә, Гомәрова Аделина, Мифтахова Римма, малайлар арасында - Рождествин Кирилл, Маракин Кирилл, Граф Эдгард.

Суда үзләренең беренче минутларын һәм секундларын, шулай ук яхшы нәтиҗәләрне иң кечкенә тәрбияләнүчеләр - мәктәпкәчә яшьтәге Гәрәев Әмир һәм Васильев Никита күрсәтте. Алар тренер-укытучы Евгения Гельм белән шөгыльләнәләр.

Җиңүчеләр һәм призерларны балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры вазый фаларын башкаручы Александр Овчинников һәм йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге җиңүчесе, Лаешның 2 нче мәктәбе укучысы Диана Прахова тапшырды.

Ярышлар дуслык атмосферасында үтте. Трибуналар әти-әниләр һәм кунаклар белән шыгрым тулган иде. Ә тиздән, гыйнварда, яшь йөзүчеләрне һәм аларның әти-әниләрен яңа "Раштуа стартлары" спорт сынавына көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район соревнования плавание