Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Яңа спорт традициясенә нигез салынды

Лаеш районында һәр ял көннәре төрле яшьтәге һәм төрле зәвыклы кешеләр өчен: йөзү, шахмат, чаңгы ярышлары, хоккей һәм башка чараларга бай.

Мәгариф хезмәткәрләренең ярышлары Спорт, сәламәтлек һәм озын гомерлелек елына

багышланган иде.

Бөтенроссия мәгариф профсоюзы 2021 елны Спорт, сәламәтлек һәм озын гомерлелек елы

дип игълан итте. Шуңа бәйле төстә Лаеш районы мәгариф хезмәткәрләренең территориаль

профсоюз оешмасы Мәгариф идарәсе белән берлектә район мәгариф хезмәткәрләре

арасында йөзү һәм шахмат буенча ярышлар үткәрде. Ярышлар «Кама» спорт-

сәламәтләндерү комплексында узды.

Йөзүләрдә 35 яшькә кадәрге яшь категориясендә 17 кеше: җиде хатын-кыз һәм 10 ир-ат

катнашты. Шахмат исә 18 ир-ат һәм 8 хатын-кызны җыйды. Шахмат турниры Лаешның

2нче урта мәктәбенең элеккеге директоры Иванов Валентин Евлампьевич истәлегенә

багышланган иде.

- Ул кабинетка алып керә һәм ниндидер хулиганнарны тынычландыру өчен бер карашы

җитә иде. Тавышын беркайчан да күтәрмәде, - дип сөйли аның кызы Анна Аптралова. -

Әти-әниләребез педагог иде, һәм без, өч бала да, алар юлыннан киттек. Әлеге шахмат

турниры ел саен булыр дип өметләнәм. Әти турында хәтернең безнең район укытучылары

арасында яшәве бик күңелле.

Мондый ярышлар районда беренче тапкыр үткәрелә. Һәм алар мәгариф хезмәткәрләре

тарафыннан җылы кабул ителде. Шуңа күрә традициягә әйләнер дигән өмет бар.

В.Е.Иванов истәлегенә шахмат турниры йомгаклары

Ир-егетләр арасында

1 урын - А.В.Меньшиков, ЛТЭТ укытучысы;

2 урын - И.К.Хәсәнов, ЛТЭТның производствога өйрәтү мастеры;

3 урын - Р.С.Хәсәнов, Хәерби урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы.

Хатын-кызлар арасында

1 урын - Т.А.Мингалиева, 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбенең математика

укытучысы;

2 урын - Ильмира Аюкаева, Мәгариф идарәсенең педагог-психологы;

3 урын - Р.Р.Мифтахова, Державино урта мәктәбенең математика укытучысы.

Йөзү буенча йомгаклар

Ирләр

1 урын - Никита Кузьмин (начар күрүчеләр өчен интернат-мәктәп)

2 урын - Алексей Трифонов (Лаеш балалар йорты)

3 урын - Анатолий Шишкин (Сокуры)

Хатын-кызлар

1 урын - Елена Ермолаева (ЛТЭТ)

2 урын - Альбина Габдуллина (Сокуры)

3 урын - Ильмира Аюкаева, Мәгариф идарәсенең педагог-психологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахматы Спорт, плаванье