Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Яшь хоккейчылар үз осталыкларын күрсәттеләр

Лаеш районының яшь хоккейчылары иң көчле команданы ачыкладылар.

Лаеш-арена боз сараенда Анатолий Тарасов исемендәге «Алтын алка» ярышларының район этабы узды.

Уеннарда Лаешның Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбе, А.П.Малышев исемендәге Столбище мәктәбе һәм Кече Елга мәктәбе командалары катнашты. Боз дружиналары составына 2003-2006 елгы егетләр керде. Һәр матчта алар бер-берсе белән унар минутлык өч период уйнарга тиеш иде.

Беренче уенда ук Лаеш спортчылары столбищелыларга шанс калдырмады - исәп 6:0. Икенче матчта Кече Елга уенчылары нык каршы торды, ләкин шулай да Столбище авылыннан яшьтәшләренә оттырды – 2:4. Йомгаклау очрашуында Лаеш шәһәре һәм Кече Елга авылы хоккейчылары очрашты. Боз мәйданчыгы хуҗалары кунакларны 6:0 исәбе белән тар-мар итте һәм бар турнирда лаеклы җиңү яулады. Икенче урында - столбищелылар, өченчедә - Кече Елга командасы.

Уенчыларга һәм тренерларга медальләрне һәм дипломнарны Лаеш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илназ Зарипов тапшырды. Турнирда катнашучылар соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.

Яңа спорт объекты барлыкка килү белән яшь хоккейчыларның үз осталыкларын туган шәһәрләрендә үстерү өчен күбрәк мөмкинлекләре барлыкка килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев