Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Яшь дзюдочы кызлар Чувашиядә үзләрен күрсәттеләр

Лаеш районының дзюдочы кызлары март азагында Новочебоксарск шәһәрендә үткән 1998-2000 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча бөтенроссия турнирында дүрт призлы урын, шул исәптән бер алтын медаль яуладылар.

Турнир балалар дзюдо фестиваленең төп өлеше булып тора һәм берничә ел элек авиаһәлакәттә фаҗигале төстә һәлак булган шәһәр думасы депутаты Александр Трофимов истәлегенә багышлана. Катнашучылар составы җитди иде - Россия һәм якын чит илләр шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы. 63 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Ольга Данилова һәм Елизавета Гусева шул тәртиптә беренче һәм икенче урыннарны яулыйлар. 44 килограммга кадәр авырлыкта аларның якташы Айгөл Шамкина өченче була. "Көмеш"не 52 килограмм үлчәү авырлыгында Никольский спортчысы Зарина Саибова ала. Тренер Рөстәм Насыйбуллин тәрбияләнүчеләре чыгышы яхшы фикер калдыра. Аның Саратовтан килгән коллегасы кызларны августтагы шәһәр ярышларына чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль дзюдо