Кама ягы
  • Рус Тат
  • Зур җиңүләргә омтылабыз

    2016 ел спорт чараларына һәм ярышларга, шулай ук спорт мәйданчыклары төзелешенә бай булды. Районда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен 180 нән артык объект бар. 2016 елда өч универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды: Ташкирмәндә , 25 Октәберь исемендәге совхоз поселогында һәм Лаешта. Безнең спортчылар төрле дәрәҗә 136 ярышта катнаштылар,...

    2016 ел спорт чараларына һәм ярышларга, шулай ук спорт мәйданчыклары төзелешенә бай булды.

    Районда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен 180 нән артык объект бар. 2016 елда өч универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды: Ташкирмәндә , 25 Октәберь исемендәге совхоз поселогында һәм Лаешта.

    Безнең спортчылар төрле дәрәҗә 136 ярышта катнаштылар, шул исәптән халыкара бәйгеләрдә дә. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Константин Мироновка авыр атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат, ә Алина Проворовага билбаулы көрәш буенча Россия Федерациясе спорт мастеры исеме бирелде.

    Район башлыгы кубогына милли көрәш, алкалы хоккей һәм футбол буенча ярышларда катнашучылар саны арта.

    2016 елда юниорлар арасында "Кама диңгезе" җилкәнле спорт буенча бишенче көч сынашу үтте. Регата үз урынын ныгыта һәм бренда таныла бара.

    Районда балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмаларына ярдәм күрсәтелә. Яшь буынны районның спорт тормышына җәлеп итү һәм яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып баруга һәм спорт белән шөгыльләнүләренә ярдәм күрсәтү 2017 елга төп бурычлар булып тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: