Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
На заметку

Гәзит турында

"Лаишевские вести"дан "Камская новь"ка кадәр 1920 елның 8 декабрендә лаешлылар "Лаишевские вести"ның беренче санын алалар, аның тиражы 750 данә була. Бу газетаның күләме зур булмый - бары 44 кә 32 сантиметрлы ике полоса. Замандашлары истәлекләре буенча аны "сәяси грамоталы журналист" Евгений Базыгин чыгара. Яшәү дәверендә район газетасы кыенлыкларга очрый, регуляр...

"Лаишевские вести"дан "Камская новь"ка кадәр

1920 елның 8 декабрендә лаешлылар "Лаишевские вести"ның беренче санын алалар, аның тиражы 750 данә була. Бу газетаның күләме зур булмый - бары 44 кә 32 сантиметрлы ике полоса. Замандашлары истәлекләре буенча аны "сәяси грамоталы журналист" Евгений Базыгин чыгара.

Яшәү дәверендә район газетасы кыенлыкларга очрый, регуляр чыкмый. Шул еллар эчендә исеме дә күп тапкырлар үзгәрә: "Соха и молот", "Прикамье", "Сталинец", "Большевистский путь", "Сталинское знамя", "Путь победы" һәм башкалар. Саргайган битләр аша без газета башында торган күп редакторларның исемен беләбез. Саргайган газета төпләмәләре районда һәм илдәге тарихи үзгәрешләр шаһитләре кебек эпохалар алышыну, кешеләр язмышлары турында сөйли, вакыйгалар елъязмасын алып бара. Сугыш башлангач газета редакторы М.В.Пятков сугышка китә. Кире әйләнеп кайту насыйп булмый: 1943 елның маенда Орел янында геройларча һәлак була.

Район тормышын дөрес һәм оператив яктыртып газета хезмәткәрләре тугыз дистә ел эстафетаны алып баралар. Замана тарихын язуда дистәләрчә штаттан тыш хәбәрче ярдәм итте һәм ярдәм итә.

Районның татар газетасы башында күренекле журналист, Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче РСФСРның атказанган хезмәткәре М.Мостафин тора. 1944 елда ул башта "Большевистский путь" газетасы редакторы, ә 1945 елдан "Большевик юлы" башында була. Ул "газеталар республикада яхшылар исәбендә булды һәм безнең эш тәҗрибәсе турында зур булмаган брошюра басылды", дип искә төшерә. Район газетасының редакторы М.Щеголев булганда Лаеш урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы А.Белозёрцевның беренче мәкаләләре басыла. Аның хезмәт биографиясе шулай башлана. Хәзер ул журналист, шагыйрь, күп китаплар авторы, РФ Язучылар берлеге әгъзасы, Чиләбедә яши. Ул һәм редакциядә 60 нчы елларда эшләүчеләр тәҗрибәле журналист һәм оештыручы, коллективның үзәге булган редактор М.Чернявскийны яратып искә алалар.

1965 елда, Лаеш яңадан район үзәге статусын алгач "Камская новь" исеме алган газетага редактор итеп В.Казаков билгеләнә, ул соңрак "Советская Татария"гә бүлек мөдире булып күчә. Ул елларда хәрефләрне кулдан җыюдан линотипка күчәләр, ә алты көнлек эш атнасы биш көнлек белән алышына. 90 нчы елларга кадәр район газетасы атнага өч тапкыр чыга. Аны ул чакларда киң билгеле булган Казан фотожурналисты А.Шакирҗанов бизи.

70 нче елларда "КН" редакциясе КДУның журналистика бүлеге эксперименталь базасына әйләнә: өлкән укытучы К.Куранов (хәзер ул "Эфир"да һава торышын алып бара) җитәкчелегендә монда студентлар үзләренең беренче практикаларын үтәләр. Шул ук елларда, В.Беляев редактор булганда, безнең газета базасында тагын бер эксперимент үткәрелә: урак эшләре вакытында "КН" ике битле булып атнага алты тапкыр чыга. Ә Лаеш районының Балык Бистәсе белән социалистик ярышы вакытында без айга бер мәртәбә газета материаллары белән алыша идек.

80 нче еллар азагында редакция һәм типография Лаешның элекке 1 нче мәктәбе бинасына күчте, хәзер дә район газетасы шунда чыга. 1997 ел газета үсешендә һәм сыйфатны камилләштерүдә мөһим борылыш була, редактор И.Әминов җитәкчелегендә ул республикада беренчеләр арасында компьютерда җыюга һәм версткалауга күчә.

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре А.Вакатова, хәзер Кама Аланы газетасы редакторы С.Петрова, Яңа Чишмә район газетасының әйдәүче журналисты һәм шигырьләр җыентыгы авторы Л.Хәбибуллинаның журналист эшчәнлеге "Камская новь"та башлана.

"Камская новь» элекке еллардагыча яратып укылсын, ә үзара аңлашу тематиканы киңәйтә һәм иҗатка рухландыра. Хәерле юл "Камская новь"!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев