Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

12 ноябрь – Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне

Тормыш һәм сәламәтлек өчен берләштеләр

Шикәр авыруына каршы көрәш көне кысаларында “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге директоры Гөлшат Әмирҗанова һәм “Диабетны җиңәбез” халыкара фонда президенты Лилия Әмирҗанова шикәр авыру янаган Лаеш балалары белән очраштылар.

Очрашуда аларның әти-әниләре һәм педагоглар катнашты. Лаеш үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре мәктәп балаларының буйларын һәм авырлыкларын үлчәделәр, кандагы шикәр составын тикшерделәр. Гөлшат Әзгаровна һәм Лилия Хәбировна шикәр авыруының куркыныч булуын аңлаттылар.

-Ул, атеросклероз һәм яман шеш кебек кешеләрне инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган авырулар өчлегенә керә, - дип искәртте Лилия Әмирҗанова. – Шуңа күрә елга бер тапкыр булса да шикәргә кан тапшыру зарур.

Шикәр авыруы янаган төркемдәге кешеләргә нинди ашамлыклар ашарга, ә ниндиләрен ашарга ярамавы турында сөйләде. Аннан соң кунаклар иганәчеләр һәм “Бердәм Россия” партиясе әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар. Лилия Әмирҗанова Лаеш район җитәкчелегенә, Лаеш үзәк район хастаханәсенә һәм “Диабетсыз тормыш” Идел буе үзәге һәм “Диабетны җиңәбез” халыкара фондына проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәт белдерде.

Фикер

Юлия Кирюхина сөйли:

Мин Лаешта яшим. Улымның сыйныф җитәкчесе аңа тикшерү үтәргә тәкъдим итте һәм без ризалаштык. Мондый акцияләр кирәк дип уйлыйм, чөнки профилактика авыруны кисәтергә булыша.

Бераз тарихтан

 Табиб һәм физиолог Фредерик Бантинг 1891 елның 14 ноябрендә туган. Табиб Чарльз Бест белән бергә 1922 елда инсулин – диабет белән авыручыларның гомерен саклаучы дару ачуда хәлиткеч урын алып торалар. Инсулинга патент алу һәм соңрак баю урынына Бантинг барлык хокукларны Торонто университетына тапшыра.Соңрак инсулин җитештерү хокукы Канаданың медицина тикшеренүләре буенча советына күчә һәм 1922 ел азагында яңа препарат дарулар базарына чыга. Моңа кадәр “шикәр диабеты” диагнозы авыру кешегә яшәү өмете калдырмаган.

Чара турында фото һәм видеоны газета сайтының “Спорт и ЗОЖ” рубрикасында, ә шикәр авыруы булганда туклану режимы турында киңәшләрне “Видеоролики” рубрикасыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X