Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Битлекләр хис-тойгыларны яшерми

Шәфкать туташы Нәзилә Фәрхуллина ковид госпаталендә эшләве турында сөйли.

Битлекләр астында аларның елмаюлары күренми, әмма күзләре... Авырулар ковид госпиталеннән киткәндә күзләрендә  елмаю – үзләренең барлык белемнәрен, түземлекләрен һәм көчләрен куеп медиклар аларның һәр кайсы өчен көрәшәләр.

Нәзилә Фәрхуллина ковид госпиталендә елдан артык эшли инде.Төрле хәлләр,төрле авырулар. Кайберәүләре медикларның эш шартлары авыр булуын аңлый, кайберләре төрле сәбәпләр буенча ризасызлык белдерә. Әмма медперсонал һәр берсе белән тел табарга, тынычландырырга һәм терелүгә өмет уятырга тырыша.

-Ризасызлык күрсәткән көйсез авырулар да бар, әлбәттә. Без моны аңлыйбыз, чөнки ковид нерв системасын да какшата, - дип аңлатып китә Нәзилә Фәрхуллина. – Әмма без, медиклар,  никадәр арысак та, алҗысак та аларның хәленә керәбез һәм елмаябыз, битлек астында безнең елмаюлар күренми дә торгандыр. Мин госпитальдә елдан артык. Кешеләр савыгып, үз аякларында өйләренә киткәндә күңел сөенә. Безнең  белән хушлашып алар: “Рәхмәт”, “Аллаһ сезгә саулык-сәламәтлек бирсен”, диләр. Мин һәрчак: “Рәхмәт Сезгә, Сез дә исән-сау булыгыз”, дим.

Госпиталь медперсоналы һәр авыруга игътибарлы мөнәсәбәттә. Күңелләрен күтәрергә һәм терелүгә өмет уятырга тырышалар. Танылган дәвалаучы Әбүгалисинә дә (980-1037) болай дигән: “Без өчәү: мин, син һәм синең чир. Син кем ягын алсаң, шул җиңәр”.

Эш шартлары җиңелдән түгел. Көн буе махсус саклаучы киемдә, перчаткалар һәм битлекләрдә йөрибез, ә аны янәшәңдә кеше булмаса да салырга ярамый.

-Авыруларның яше төрле, - дип сүзне дәвам итә Нәзилә. – Нигездә өлкән яшьтәгеләр. Хроник авырулары булганнар каты авырыйлар. Тагын шунысы да бар: дәвалау иртәрәк башланганда савыгу да тизрәк була. Теләсә нинди чирдәге кебек, профилактика мөһим. Иммунитетны саклау, саф һавада йөрү, баланслы туклану мәҗбүри. Әлбәттә, прививка ясату. Прививка ясатканнарның авырулары җиңелрәк уза, алар тизрәк савыгалар.

Ковид госпиталендә эшләү үзеңне көн саен куркыныч астына куюны күздә тота. Махсус саклаучы костюмга да карамастан, госпитальнең барлык хезмәткәрләре вакцина ясаткан.

Ни өчен госпитальдә эшлисең, дигән сорауга Нәзилә Фәрхуллина болай дип җавап бирде:

-Мин 35 ел медсестра булып эшлим. Башта педагог буласым килгән иде, әмма әтинең киңәшен тыңладым. Моңа бервакытта да үкенмәдем. Мөгаен, кешеләргә ярдәм итү – минем эштер. Авыру өчен көрәш катлаулы булганда, аны терелтүгә, аякка бастыруга күп көч куелганда, ул савыккач күңел аеруча сөенә.

Әңгәмә азагында Нәзилә район халкына мөрәҗәгать итте.

-Үз сәламәтлегегезне саклагаз. Авырмагыз. Һәм, зинһар өчен, коронавирустан прививка ясатыгыз. Чөнки госпитальдә авырулар күп булган саен, безгә дә кыенга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев