Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Диспансерлаштыру гомерне саклый

​​​​​​​Диспансерлаштыру үз сәламәтлегеңне тикшерү һәм авыруларны башлангыч чорында ачыклау өчен бик яхшы мөмкинлек.

Лаеш үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире Лариса Орлова гражданнарны тикшерү барышы турында сөйли.

-Лариса Николаевна, бүген халыкны диспансерлаштыруга нинди роль бирелә. Соңгы елларда аның структурасында нәрсәләр үзгәрде?

-Диспансерлаштыруның төп максаты – инвалидлыкка китергән һәм үлемгә сәбәпче булган хроник авыруларны мөмкин кадәр алдан ачыклау. Авырулар азу куркынычы булган факторлар ачыклана һәм дөресләнә, мәсәлән: кан басымы күтәрелү, канда холестерин һәм шикәр күләме, тәмәке тарту һәм алкоголь куллану, дөрес тукланмау, физик активлыкның түбән булуы һәм тазару. 2019 елдан 18 яшьтән өлкәннәр арасында диспансерлаштыру ел саен үткәрелә. Беренче этапта анкеталау, антропометрия, хатын-кызлар өчен акушерка каравы һәм онкоцитология, канга клиник анализ, кандагы шикәр һәм холестерин күләме, электрокардиография, флюорография, терапевт каравы. Аерым бер яшь категорияләрендә ирләр канында онкомаркер дәрәҗәсен билгеләү, хатын-кызларда маммография, яшерен канга тәрәт анализы алына. Онкоскринингка барлык тикшерүләрне Республика онкология диспансеры белгечләре ясый. Икенче этапта өстәмә тикшерү һәм диагнозны ачыклау була. Аның кирәклеген яшьне һәм беренче этап нәтиҗәләрен исәпкә алып участок табибы билгели. Пациентларны алдан язылу буенча республика учреждениеләре табиб-белгечләргә җибәрәләр. Яңа авырулары ачыкланган пациентларны участок табиблары күзәтә, кирәк булса яңадан тикшерелүгә озаталар, дәвалау курслары үтәләр.

-Лаеш районында яшәүчеләр диспансерлаштыруны ничек үтәләр? Бу елның якынча йомгаклары нинди? Җитди авырулар ачыкландымы?

-Диспансерлаштыру халык өчен мәҗбүри медицина иминияте акчаларына бушлай үткәрелә. Гражданнар мәҗбүри медицина иминияте беркетелгән медицина оешмаларында һәм алар амбулатор ярдәм алган урыннарда, ягъни территориаль-участок принцибы буенча диспансерлаштыру үтәләр. Эштә районның барлык амбулатор-поликлиника учреждениеләре катнаша: үзәк хастаханә поликлиникасы, Столбище, Рождествено, Комлы Ковали һәм Габишево табиблык амбулаториясе. 2021 елга план буенча районның 7377 кешесен тикшерү ниятләнгән иде. Бүгенге көнгә планның 50%тан артыгы тикшерелгән. Килмәүләренең сәбәбе төрле: кемдер коронавирус йоктырудан курка, кемнәрдер үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәлелегенә ышанмый. Ул арада быел диспансерлаштыру йомгаклары буенча беренче мәртәбе шикәр диабетының 4 очрагы, башлангыч стадиядә сөт бизләрендә яңа хасил булган шешнең 2 очрагы, 8 – эчәк авруы, мәни бизендә авыруның 2 очрагы ачыкланды.

-Соңгы вакытта тирәнтен диспансерлаштыру төшенчәсе барлыкка килде. Ул кемнәрне күздә тота?

- Агымдагы елның 1 сентябреннән безнең район поликлиника учреждениеләре базасында COVID-19 белән авырып терелгән гражданнар өчен тирәнтен диспансерлаштыру старт алды. Аны инфекция кичергәннәрнең барысы савыккач 6 айдан соң, үзләренең участок табибларына мөрәҗәгать итеп үтә алалар. Тирәнтен диспансерлаштыру күләме гадәтидән аерыла. Ул ковидтан соң мөмкин булган катлаулануларны ачыклауга юнәлтелгән.

-Диспансерлаштырудан баш тартырга буламы һәм аны үтмәүчеләргә нинди чаралар күрелергә мөмкин?

-Диспансерлаштыру ирекле гамәл, әмма истә тотыгыз, теләсә нинди авыруны иртә срокта ачыклаганда дәвалау җиңел. Шуңа күрә үз сәламәтлегегезне кайгыртыгыз һәм тикшерүләр үтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев