Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Лаеш туберкулезга каршы

Лаеш үзәк район хастаханәсендә 2018 ел һәм 2019 елның 1 кварталында туберкулезга каршы хезмәт эшенә йомгак ясадылар.

Биш ел дәвамында районда тотрыклы закончалылык күзәтелә: авылда туберкулез белән авыручылар саны шәһәрдәгедән күбрәк – тугыз һәм биш. 2018 елда район территориясендә теркәлгән 18370 кешенең барысы флюорографик тикшерү үткән. Күп очракта туберкулез авыруы нәкъ менә флюорография ярдәмендә ачыклана, быел авыручылар (14нең 9ы) шуны үткәч билгеле булды. Районда бу авырудан үлүчеләр юк, ул балаларда һәм яшүсмерләрдә теркәлмәде. Туберкулезга каршы вакцинация, ревакцинацияләрнең һәм балаларга һәм яшүсмерләргә Манту пробасы ясауның нәтиҗәсе зур. Халыкның зарарлану куркынычы булган төркеменнән 98,9%ы профилактик тикшерү узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев