Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

Сәламәтлек саклау өлкәсенең хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Искиткеч бу көндә хөрмәтемне һәм үзләрен бу игелекле эшкә багышлаучыларга рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Сезнең миссия эшкә бирелгәнлек, югары профессионализм, чиксез түземлелек, ныклык, кеше хәленә керә белү таләп итә. Сезгә тәҗрибәгез, белемегез, җылы кулларыгыз, киң күңелегез өчен рәхмәт.

Катлаулы, махсус белемнәр, тәҗрибә һәм биниһая зур рухи һәм физик көч таләп иткән һөнәрдә аны җан кушуы буенча сайлаган кешеләр генә кала.  Үзегезнең көндәлек четерекле хезмәтегез белән сез кешеләрдә өмет уятасыз, сәламәтлек кайтарасыз һәм гомерләрне саклап каласыз. Терелтергә омтылып күп докторлар еш кына булмаганны да эшлиләр. Эшкә тугрылылыгыз һәм фидакарьлелегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Сезгә чын күңелдән бәхет, имин тормыш, нык сәламәтлек һәм һөнәри уңышлар телим!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев