Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

“Меркурий”: ветеринар сертификатлар исәбе

“Меркурий” – электрон ветеринар сертификатларны исәпкә алуның федераль дәүләт мәгълүмати системасы (ФГИС). 2018 елның 1 июленнән терлекчелек продуктлары сатучыларның барысына ФГИСка тоташырга һәм анда исәп алып барырга кирәк.

“Меркурий” ни өчен кирәк?

Электрон ветеринар сертификатлар ветеринария белгечләре раслаган кәгазь белешмәләр һәм накладнойларны алыштырырга тиеш. Электрон документлар әйләнешеннән файдаланганда аларны алу тәртибе күпкә җиңеләя. Бердәм үзәкләштерелгән базадан файдаланып  продукцияне  автомат рәвештә исәпкә алып, йөк партиясе юлын күзәтергә була.

Бу ничек эшләр соң?

Продуктның хәрәкәт итүе бар чылбыр буенча күзәтелә: чималдан алып әзер продукция хәзерләү һәм аның кибет киштәсенә кадәр килеп җитүе. Мәгълүматларны “Меркурий” системасына кертүгә продуктлар кибеткә килгәннән бер көннән артык вакыт үтмәскә тиеш, шул ук вакытта товар партиясен алу раслана. Әгәр системада китерелгән товарга рөхсәт документлары юк икән, аны алу катгый тыела.

“Меркурий” ФГИСта кемнәргә теркәлү зарур һәм моның өчен нәрсә кирәк?

Бу Госветконтроль һәм ветеринария табиблары күзәтчелегендә булган барлык предприятиеләргә кагыла. Система белән эшләү өчен Интернетка тоташу кирәк. Эш тәртибе җентекләп рәсми чыганакта язылган: vetpf.ru\vetrf\prestntations\. Теркәлү өчен Россельхознадзорга, ветеринария идарәсенә һәм район ветеринария берләшмәсенә кәгазьдә яки электрон почта аша гариза бирү таләп ителә. Гариза бланкын һәм аны тутыру үрнәген Лаеш районы ветеринария берләшмәсендә алырга була. Әгәр сез яшәгән урында интернетка кереп булмаса һәм ул челтәрләрдән ерак урыннарның рәсми исемлегендә бар икән,  кәгазь ВСДлар белән эшләргә була.

Тоташу сроклары

“Меркурий” системасына тоташуның соңгы срогы – 2018 елның 1 июле. Теркәлү процессы билгеле бер вакытны ала, шуңа күрә моны алдан эшләргә киңәш итәбез.Системага керү алынмаса 2018 елның 1 июленнән ЭВСД алу мөмкинлеге булмый.

 “Меркурий” кертүнең төп максатларының берсе – базарны үтә күренмәле итү һәм ялган һәм суррогат әйберләрне кертмәү.

“Меркурий” системасы турында тулы материалны газета сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегеннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев