Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Нәрсә ул грипп һәм аның белән ничек көрәшергә

Без соңгы җылы һәм кояшлы көннәр белән ләззәтләнәбез. Әмма салкын көз җитәсе вакыт та ерак түгел инде, ә аның белән бергә кискен вируслы инфекция уятучылар да активлаша. Аны яхшы әзерлек белән каршыларга кирәк.

Грипп билгеләре һәм аның нәтиҗәләре

Грипп белән төрле яшьтә авырыйлар. Аның билгеләре яхшы билгеле: авыруның кискен башлануы, югары температура, туңып калтырау, мускуллар авырту, шул исәптән күз алмаларында да, тамак әчетү, йөткерү. Грипп авыруның авыр формалары үсеш алу һәм үзенең катлауланулары белән куркыныч. Ул пневмония, гайморит, отит, синусит, миокардит, перикардит, менингит, менингоэнцефалит, энцефалит, полинейропатиягә китерергә мөмкин.

Гриппны профилактикалау

-Вакциналау.

Медиклар иң нәтиҗәле ысул – вакциналау дип саныйлар, ул ОРВИ авыруы көчәйгәнчегә кадәр көзге чорда үткәрелә. Ул авыру һәм катлауланулар үсү куркынычын киметә, кеше организмында грипп вирусына каршы антитәнчекләр барлыкка килүгә стимул бирә. Гриппка каршы заманча вакциналарда “тере” вирус юк һәм алар иң куркынычсыз һәм нәтиҗәле вакциналарга булып санала.

Гигиена чаралары

Авыру кешеләр белән тыгыз элемтәдән качарга, кулларны сабын яки составында спирт булган сыеклык белән еш юарга, йөткергән яки төчкергән чакта авыз һәм борынны томаларга, куллар белән күзләргә, борынга һәм авызга кагылмаска, ишек тоткаларын, җиһаз өслекләрен, уенчыкларны һәм башка каты өслекләрне дезинфекцияләргә, авыру кеше булган биналарда битлек (маска) киеп йөрергә.  

Грипп белән авырганда нишләргә?

Авыруның беренче билгеләре күренүгә табибка мөрәҗәгать итәргә һәм аның билгеләгәннәрен үтәргә: даруларны үз вакытында эчәргә, бинаны җилләтергә. Сыеклыкны күп эчәргә киңәш ителә. Вируска каршы препаратлар никадәр иртәрәк кабул ителә башлый, авыруның авыр формалары һәм катлауланулары булу куркынычы шулкадәр азрак. Әйләнә-тирәдәгеләргә авыру йоктырмас өчен, авырган чакта укуга һәм эшкә барырга ярамый!

Вируска каршы препаратлар табиб билгеләве буенча гына кабул ителергә тиеш. Үзеңне-үзең дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.

 

Грипп турында мифлар:

Миф 1. Гриппны дәваламаска була: күп сыеклык эчү һәм вируска каршы дару кабул итү дә җитә. Мондый ялгыш караш леталь нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Грипп – бик куркыныч һәм йогышлы авыру. Бигрәк тә 5 яшькәчә булган кечкенә балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне вакытында дәвалый башлау мөһим.

Миф 2. Авыруны акча аша йоктырырга мөмкин. Бүген купюраларны еш кына антисептик үзлекле махсус кәгазьдә бастыралар.

Миф 3. Әгәр температура югары, ә хәл начар икән, антибиотик эчәргә кирәк. Антибиотиклар бактерияләр белән көрәшкә исәпләнгән. Ә грипп – ул вирус.

Миф 4. Халык ысуллары дарулардан начар эшләми. Сарымсак, суган һәм лимон куллану иммунитетны ныгытырга ярдәм итә, әмма вирусның үзенә бернинди йогынты ясамыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев