1 августтан Татарстанда эшләүче пенсионерлар пенсияләренә өстәмә алачак
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге гариза кабул имичә генә төбәктә эшләүче халыкның иминият пенсияләренә кабат исәпләү үткәрә . Түләүләрнең максималь артуы 3 пенсия коэффициентын тәшкил итәчәк, бу аена 470,28 сумга туры килә.