"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы
Тормыш безне сыңар кулы белән кыйный, Ә икенче кулы белән сөеп тора. Фәнис Яруллин.
Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. Шәүкәт Галиев.
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла. Фәнис Яруллин.
Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. Кәрим Тинчурин.
«Кеше йөрәге - оя. Буш торуны яратмый. Бушап калдымы - суына, туза, җимерелә.» Фәнис Яруллин.
Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый. Елмаю - эчке матурлыкның тышка бәреп чыгуы. Салават күперендә җиде төс булса, елмаюда җитмеш төс бар. Фәнис Яруллин.
0