Әлмәттәге триумф: Лаеш йөзүчеләре «Җәйге уеннар» да
Әлмәт шәһәре «Җәйге уеннар» йөзү турнирында катнашучыларны кабул итте. Турнирда Лаеш районының Комплекслы спорт мәктәбеннән сигез бала катнашты. Алар бергәләп 18 медаль яулады. Бу — бик югары күрсәткеч.