Атабайда бөек шәхес Асия Садыйковага мемориаль такта ачылды
Кайчак тарих бер кешенең язмышы аша языла. 23 сентябрьдә Лаеш районының Атабай авылында нәкъ менә шундый бөек һәм тирән мәгънәле вакыйга булып үтте. Туган җиренә, авыл хуҗалыгы өлкәсенә бөтен гомерен, җан җылысын багышлаган кабатланмас шәхес, бөек хезмәт иясе Асия Садыйкованың исеме мәңгеләштерелде. Үзенең туган йортында аңа багышланган данлыклы мемориаль такта тантаналы рәвештә ачылды.