Бәйрәмнәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү
Лаеш районы Советының зур залында прокуратура һәм район җитәкчелеге, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашында Антитеррористик комиссиянең һәм оператив төркемнең чираттагы утырышы узды. Очрашуның төп темалары булып алдагы бәйрәмнәр чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге торды.