Безнең биш якташыбыз “Алга” батальонына керде
Урта Девятово, Александровка, Сокуры һәм Столбище егетләре Ватан сагына басарга теләк белдерде. Егетләрне озату өчен хәрби комиссариат янына туганнары, район һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре җыелды, алар контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне җыю пункты урнашкан Казан танк училищесена китәләр.