Бөртекле сабан культуралары авыруларына каршы ничек көрәшергә һәм уңышны ничек саклап калырга кирәклеген аңлаттылар
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы белгечләре бөртекле сабан культуралары чәчүлекләрен сайлап тикшерделәр һәм 2025 елның 20 июненә аларның торышын бәяләделәр. Бер атна эчендә бу культуралар 9,6 мең га мәйданда тикшерелгән.