"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы
Тормыш безне сыңар кулы белән кыйный, Ә икенче кулы белән сөеп тора. Фәнис Яруллин.
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла. Фәнис Яруллин.
«Кеше йөрәге - оя. Буш торуны яратмый. Бушап калдымы - суына, туза, җимерелә.» Фәнис Яруллин.
Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый. Елмаю - эчке матурлыкның тышка бәреп чыгуы. Салават күперендә җиде төс булса, елмаюда җитмеш төс бар. Фәнис Яруллин.
Татар язучысы Фәнис Яруллин тууына 85 ел булу уңаеннан Лаеш үзәк китапханәсендә “Халык шагыйре” китап күргәзмәсе әзерләнде (1938-2011).
0