Яшь десантчылар Бөек Ватан сугышында катнашучы Павел Клетневка һәйкәл куярга планлаштыралар
ВДВ гвардия сержанты П. К. Клетнев исеме белән Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбенең «Яшь десантчы» хәрби-патриотик клубы аталган. Павел Кузьмич яшь десантчыларның чын дусты һәм остазы була.