Иҗат кешеләре Лаешта очрашты: «Мәдәнияттә бергә» проекты яңа башлангычларга этәргеч бирде
Лаеш районы мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы битараф булмаган, иҗади йөрәкле белгечләрне бер мәйданчыкка җыйды. Биредә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы Җәмәгатьчелекне хуплау штабы вәкилләре катнашында зур чара узды. Очрашуның төп максаты — хезмәттәшләр арасында үзара таяныч булдыру, тәҗрибә уртаклашу һәм тармактагы көндәлек мәсьәләләрне чишүнең нәтиҗәле юлларын табу.