Идел буе федераль округының юбилей форумында Татарстан намусын Лаеш юнармиячеләре яклады
«Волга» яшьләр үзәгендә «Юнармия» бөтенрусия хәрәкәтенең 10 еллыгына багышланган Идел буе федераль округының төбәк хәрби-патриотик форумы ачылды. Әлеге зур масштаблы вакыйганың үзәгендә бөтен Идел буеннан җыелган 200дән артык яшь патриот һәм аларның остазлары булды.