Лаешта Иске Пристаньда табиб амбулаториясе төзелә
Иске Пристаньда яшәүче лаешлылар күптәннән ФАП төзү мәсьәләсен хәл итүне сорадылар. Аларга медицина ярдәме өчен Лаешка барырга туры килә. Үз машиналары булганнарга район үзәгенә бару бик авыр түгел. Ә менә өлкән яшьтәге гражданнар өчен Лаеш үзәк район хастаханәсенә бару чын проблема.