Каюм Насыйри турындагы документаль фильмны аның 200 еллыгына «Культура» телеканалы тәкъдим итә
14 февральдә «Культура» телеканалында «Соединяющий миры» документаль фильмы күрсәтеләчәк. Ул мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Фильм энциклопедист-галимнең тормыш тарихын тәкъдим итә.