Кәүсәрия Гаянова белән интервью: бәхетле тормышның сере
Тиздән, 15 октябрьдә, безнең актив укучыбыз Кәүсәрия Гаянованың туган көне булачак. Бөтен тормышын мәктәпкә һәм балаларга багышлаган бу ханым, лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшеннән читләшмәде, компьютер технологияләрен зур кызыксыну белән үзләштерде.