Казанның «Клаксон» халык театры Сокуры балаларына юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча спектакль күрсәтте
«Клаксон» театры Татарстанда яхшы билгеле. Аның артистлары республиканың күп районнарында гастрольләрдә була. Алар яшь тамашачыларга «Шамил һәм аның дусларының юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гадәти булмаган маҗаралар» дигән күңелле эчтәлекле спектаклен карарга тәкъдим иттеләр.