Лаеш артистлары «Мудрая река» бәйгесеннән җиңүләр һәм җылы хәйрия миссиясе белән кайтты
Казандагы «Нагорный» мәдәният үзәгендә Идел буенда яшәүче халыкларның зур иҗат фестивале тәмамланды. Төбәк бәйгесендә Лаеш районыннан катнашкан ансамбльләр призлы урыннар яулап кына калмады, үзләренең кул эшләнмәләрен махсус хәрби операция зонасына озату өчен тапшырды. Район газетасы редакциясенә бу хакта Ольга Никифорова яза.