Лаеш балалары Габдулла Тукайның әкият дөньясында кунакта булды
Лаешның «Счастливый малыш» балалар бакчасында зур уңыш белән «Татарстанда балалар бакчасында әкият көне» республика проектына багышланган тематик чаралар үтте. Әлеге акциянең төп максаты — мәктәпкәчә яшьтәге балаларны республикабызның бай мәдәни мирасы белән таныштыру һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт уяту.