«Лаеш» индустриаль паркын биш тапкырга диярлек киңәйтергә планлаштыралар
Элеккеге «Смарт сити«проекты территориясе хисабына, мәйданы 116 гектардан 550 гектарга кадәр артачак. Бу хакта «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.