Лаеш районы Столбище авылы волонтерлары хәрби медиклар өчен пончо партиясе тектеләр
Лаеш районының Столбище авылында хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү эше дәвам итә. Җирле волонтерлар сугышчылар өчен махсус пончолар ясыйлар, алар начар һава торышыннан качарга ярдәм итә һәм кыр шартларында көндәлек хезмәтне бераз уңайлырак итә.