Лаеш районында коткаручылар күптөрлелеге буенча «Идел буе Кубогы» узды
Лаеш районының заманча уку-күнегүләр полигонында Россия МЧС коткаручыларының аеруча әһәмиятле ярышлары — «Идел буе Кубогы» узды. Алты көн дәвам иткән ярышларда Казан, Яр Чаллы, Мәскәү, Түбән Новгород, Саранск, Уфа, Йошкар-Ола һәм Ижевск шәһәрләреннән 8 команда көч сынашты.