Сорау: Кызыма (6 яшьлек) балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе өчен кибеттән җәйге аяк киеме алдык. Әмма өйгә кайткач, сандалийның бәйрәм өчен махсус тектерелгән бик тә купшы күлмәк төсенә туры килмәвен күреп аптырашта калдык. Кибеттә күлмәкнекенә охшашрак төстәгесе дә бар иде югыйсә, әмма без нигәдер зөбәрҗәт төстәгесен түгел, ә ачык яшелен сайлап алганбыз. Шуңа күрә янә кибеткә юл тотарга туры килде. Әмма сатучы сандалийны башкасына алыштырудан катгый төстә баш тартты. Кызым елый, ни эшләргә белгән юк