Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә яңа җитәкче
Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Лаеш районы бүлеге личный составына яңа билгеләнгән начальник Айрат Кәримовны тәкъдим итте. Элек ул Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча №9 “Сафиуллин” полиция бүлеге начальнигы вазифасын биләгән.