Лаештан күпбалалы гаилә интернат-йортларына картиналар бүләк итте
Көндәлек ыгы-зыгы аркасында еш кына якыннарыбыз турында онытып җибәрә торган дөньяда Никифоровлар гаиләсенең бу адымы үрнәк булып тора. Валерий һәм Әлфия Никифоровлар үз балалары белән бергә исбатлый: бәхет үзеңә нәрсә ала алуың белән түгел, ә башкалар белән нәрсә бүлешергә әзер булуың белән үлчәнә. Бу хакта редакциягә Ольга Никифорова язды.