"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы
Якташларыбыз махсус хәрби операция зонасында батырларча сугыша. Ә волонтерлар аларга ярдәм итәләр — маскировка челтәрләре үреп, костюмнар, плащлар һәм башкалар тегәләр.
Кайвакыт мондый сорау ишетеп була: «Әгәр дә мин хәзер махсус хәрби операция зонасында булган яклаучыларыбыз өчен маскировка челтәрләре ясарга ярдәм итәргә теләсәм, кая мөрәҗәгать итәргә була?».
«Волга» яшьләр үзәге хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре үрү буенча хәйрия акциясендә актив катнашалар.
Кече Елга мәдәният йорты базасында челтәрләр үрү пункты ачылган.
0