Нәниләр күңеленә юл тапкан Ирина Фомина
«Кама ягы» газетасы һәм Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Лаеш территориаль оешмасы яңа «Балачак сакчылары» рубрикасын башлап җибәрә. Бу – һәркөнне балалар өчен әкият дөньясы тудыручы тәрбиячеләргә, бала караучыларга, музыкаль җитәкчеләргә, пешекчеләргә һәм нәниләр үсешенә үз җанын салучы һәркемгә рәхмәт сүзе.