Татарстанда “Ел студенты-2022” титулын кем алганы билгеле булды
“ТР Ел студенты” премиясен тапшыру тантанасында 18 номинация буенча, 2022 елда үзләрен күрсәткән укучылар һәм студент берләшмәләре бүләкләнә. КФУ аспиранты Никита Лихачевка төп призны тапшырдылар – ул “Алгарыш” программасы буенча чит илдә уку мөмкинлегенә ия булды.