Шәҗәрә бәйгесендә лауреатыбыз бар: Сәлим Гатауллинны зур уңышы белән котлыйбыз!
Татарстанның Дәүләт архив эше комитеты белән берлектә оештырылган «Минем шәҗәрәм» төбәк конкурсы быел аеруча зур кызыксыну уятты — жюри карамагына рекорлы санда, ягъни 189 тикшеренү эше керде. Тәҗрибәле тарихчылар, мәгариф һәм мәдәният белгечләреннән торган компетентлы комиссия зур хезмәт алып барып, 30 иң яхшы авторны билгеләде һәм тагын 8 катнашучыга махсус бүләкләр тапшырды.